World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Нәваи өлкәсе хокиме белән Нәваида сәнәгать паркы төзү хакында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренең икенче көнендә Нәваи ирекле икътисади зонасы территориясендә сәнәгать паркын төзү эшләренең барышы белән танышу һәм Нәваи өлкәсе хокиме Нормат Турсунов белән очрашу өчен Нәваи шәһәренә барды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Татарстан Нәваи өлкәсендәге ирекле икътисади зона территориясендә «Нәваи сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркын төзү процессында киңәшләр бирә. Хәзерге вакытта биредә булачак технопаркның 40 мең квадрат метр мәйданлы беренче корпусын төзиләр.

ТР Рәисе Нәваи өлкәсе хокиме белән очрашуда дәүләтара хезмәттәшлек кысаларында Нәваида сәнәгать паркы төзү проектын гамәлгә ашыруның мөһимлеген искәртте. Үзбәкстан һәм Россия Президентлары Шәүкәт Мирзиёев һәм Владимир Путин аны үстерүгә аерым игътибар бирә.

Яклар «Нәваи» ирекле икътисади зонасы территориясендә индустриаль парк корпусларын төзү барышын тизләтү, аны кирәкле коммуналь инфраструктура белән тәэмин итү, белгечләр әзерләү, квалификацияле эшче кадрлар туплау һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов очрашу ахырында Нормат Турсуновны төбәк делегациясе белән бергә киләчәктә Татарстанга килергә һәм сәнәгать парклары, ирекле икътисади зоналарның эш шартлары белән танышырга чакырды.

Кичә Рөстәм Миңнеханов Бохарага эш сәфәре барышында Бохара өлкәсе хокиме Ботир Зарипов белән бергә «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы төзелеш мәйданчыгында булды. Татарстан Үзбәкстандагы коллегаларына сәнәгать паркын төзү процессында киңәшләр бирә.

Читайте на 123ru.net