World News in Tatar

Казан югары уку йортында Россиядә беренче БРИКС аудиториясе барлыкка киләчәк

В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры Игорь Бикеев БРИКС аудиториясе ачылуы хакында хәбәр итте. Ул ТР Иҗтимагый палатасында узган «БРИКС халыклары тормышны сайлый» халыкара социаль-мәдәни һәм эшлекле программа матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Россиядә уникаль, бердәнбер БРИКС аудиториясе ачылу минем өчен галим буларак иртәгесе программаның иң югары ноктасы булачак. Ул дәресләр үткәрү өчен генә түгел, ә төрле халыкара чаралар уздыру өчен дә билгеләнгән», - дип белдерде Бикеев.

Аудиториядә БРИКСка багышланган стендлар булачак. Дәүләтара берләшмә концепциясе әле 1998 елда ук барлыкка килгән, дип саный Бикеев. Ул вакытта Евгений Примаков Россия-Һиндстан-Кытай өч дәүләт берлеген булдырырга тәкъдим иткән.

«Бу аудитория генә түгел, ә сәнгать әсәре дә», - дип өстәде Казан инновацион университетының беренче проректоры.

Читайте на 123ru.net