World News in Tatar

Владимир Путин бүген елга нәтиҗәләр ясаячак һәм россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк

Бүген 12.00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башлана. Дәүләт башлыгы ел нәтиҗәләрен ясаячак һәм гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Президент өчен сораулар җыю 7 декабрьдә башланды. Бу вакыт эчендә кол-үзәккә, 18 декабрь киченә булган мәгълүматларга караганда, якынча 1,7 млн мөрәҗәгать кергән.

Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков билгеләп үткәнчә, аеруча популяр темалар – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, сәламәтлек саклау, шул исәптән инвалидларны тәэмин итү, транспорт инфраструктурасын һәм икътисадны үстерү мәсьәләләре. Мөрәҗәгатьләр Россия территориясеннән генә түгел, чит илләрдән дә килә.

Исегезгә төшерәбез, туры линия Президентның еллык матбугат конференциясе белән берләштереләчәк. РИА Новости хәбәр иткәнчә, трансляция узачак телеканаллар аның өчен өчтән дүрт сәгатькә кадәр эфир вакытын планлаштырган. 2023 елда дәүләт башлыгы чыгышы 4 сәгать 4 минут дәвам итте, ә 2013 елның рекордлы туры линиясе — 4 сәгать 47 минут. Трансляцияне Беренче каналда, «Россия 1», «Россия 24», НТВ, ОТР һәм «Мир»да карарга, «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России»радиостанцияләрендә тыңларга мөмкин.

Туры линияләр һәм зур интервьюларны Владимир Путин 2001 елдан бирле үткәрә. 2020 елдан чара берләштерелгән форматта уздырыла башлады.

2023 елда дәүләт башлыгы соравына җавап бирүчеләр арасында «Татар-информ» баш мөхәррире урынбасары Артур Хәлилуллов та бар иде.

Читайте на 123ru.net