Рәсим Баксиков:Россия халкының ил җитәкчесе белән туры диалогы бик мөһим
Россия халкының ил җитәкчесе белән туры диалогы бик мөһим. Бу Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә ярдәмендә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт Советы депутаты, Россия Герой Рәсим Баксиков әйтте.
«Россия Президентының халык белән болай аралашуы бик мөһим. Туры диалог бүген халыкта булган проблемаларны ачыкларга булыша. Һәм туры элемтә ярдәмендә халык турыдан-туры үз Президентына мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия», – диде парламентарий.
Баксиков Россия Президентына килгән сорауларның спектры киң булачак, шул исәптән алар махсус операция белән дә бәйле булачак дип ышана. «Безнең халык сәяси яктан белемле, эчке һәм тышкы сәясәт белән кызыксына», – диде ул.
Депутат шулай ук быел Татарстанда мөһим вакыйгалар күп булуын өстәде. Мәсәлән, октябрьдә БРИКС саммиты узды, анда 35 дәүләт делегациясе катнашты. «Татарстанда башкарылган барлык эшләр – Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә», – диде ул.
Бүген, 12:00 сәгатьтә, «Беренче», «Россия 1», «Россия 24», НТВ, ОТР һәм «Мир» телеканаллары, шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России» радиостанцияләре эфирында «Владимир Путин белән ел йомгаклары» махсус тапшыруы узачак. Узган елдагы кебек «Туры элемтә» һәм зур интервью берләштерелә.