World News in Tatar

Татарстан хакимияте ипотека алып алданучылар белән бәйле хәл турында аңлатма бирде

Татарстан хакимияте, республикада ипотекага шәхси йорт алып, төзүчеләр тарафыннан алданучылар белән бәйле вазгыятьтән хәбәрдар һәм намуссыз компанияләрнең берсенә каршы үзләре процесс башлаган. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

  • Туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путинга ипотекага йорт сатып алып, төзүчеләр тарафыннан алданган Татарстан халкы белән вазгыять турында сорау бирделәр. Россия башлыгы акча эскроу-счетларда булырга тиешлеген әйтте, вазгыятьне ачыкларга һәм бу хәлнең нечкәлекләрен хәбәр итәргә йөкләмә бирде.

«Бу проблема республика җитәкчелегенә таныш, алай гына да түгел, (Татарстан Рәисе) Рөстәм Нургалиевичның (Миңнеханов) хокук саклау органнарына элегрәк, майда ук килгән мөрәҗәгате буенча төзүчене тикшерү башланды», – дип ассызыклады Галимова.

«Быел майда Татарстан халкы исемннән «Таунхаусы и дома» ҖЧҖнең, үз вазифаларын үтәмәвенә зарланып, мөрәҗәгать теркәлгән иде. Республика Рәисе хокук саклау органнарына подрядчының гамәлләрен тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Сүз шәхси торак йортлар төзелеше турында барганы ачыкланды, өлешләп төзелештә катнашу турында килешүләр юк, зыян күрүчеләр алданган өлешчеләр категориясенә эләкми», – дип ачыклык кертте Галимова.

«Нәтиҗәдә, быел апрельдә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче часте буенча җинаять эше кузгатылды. Дүрт гаепләнүче билгеләнде, аларның икесе – сак астында, икесе – өй арестында. Гаепләнүчеләрнең 38 млн сумлык мөлкәтенә арест салынган. Алдагы гамәлләр закон нигезендә үткәреләчәк», – дип йомгаклады ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе.

Читайте на 123ru.net