World News in Tatar

Путин гаилә ипотекалары бирелешен тикшерәчәген әйтте: Тәртип урнаштырырбыз

Россия Президенты Владимир Путин гаилә ипотекаларын рәсмиләштерүдә тәртип урнаштырырга сүз бирде. Туры элемтә барышында бу сорау белән аңа Россия гаиләләренең берсе мөрәҗәгать итте, алар лимитларга сылтау белән банкның кредит бирмәвенә зарланган.

«Бу башбаштаклык, бернинди лимит булырга тиеш түгел. Хөкүмәт белән бу тема буенча фикер алышкан идек, лимитлар булмаячак дип ышандырганнар иде, вәгъдә ничек үтәлгәнен тикшерәчәкмен. Чөнки ахыр чиктә болар барысы да дәүләттән субсидияләр белән бәйле», – дип белдерде Путин.

Аның сүзләренчә, банклар өчен бу рәхәт эш кенә булырга тиеш: кредит алучылардан 6 процент алу, ә банк ставкасы һәм 6 процент арасындагы аерманы дәүләт кайтара.

«Аерма банкларда утырып кала бит. Алар өчен бу кечкенә керем түгел, шуңа күрә, әгәр алар кире кага икән, димәк, Хөкүмәт банкларга субсидияне вакытында юлламыйдыр, бәлки, мин тикшерермен. Ләкин без бернинди лимит булмаячак дип килешкән идек», – диде Президент.

Ул, шулай ук, 3 процент ставкасы белән бирелә торган авыл ипотекасын да искә төшерде. «Торак төзелешендә бу мөһим корал. Чөнки 110 млн квадрат метр төзелгән торакның 50 проценты шәхси торак төзелешенә туры килә, һәм, нигездә, авылда», – диде Владимир Путин.

Илбашы бу ипотеканың лимитлары булырга тиеш түгеллеген һәм аны сакларга кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, бу IT-ипотекага да кагыла. «Без бу мәсьәләдә тәртип урнаштырачакбыз», – дип йомгаклады Президент.

Читайте на 123ru.net