World News in Tatar

Марат Хөснуллин: Россиянең төзелеш тармагына 200-400 мең хезмәткәр җитми

Россиянең төзелеш тармагында эшче кулларга кытлык күзәтелә. Белгечләрнең мәгълүматлары буенча, бу өлкәдә 200-400 меңгә якын кеше җитми. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин шулай дип белдерде.

«Икътисадның алга таба ничек үсеш кичерәчәгенә бәйле рәвештә, бездә 200 меңнән 400 меңгә кадәр төзүче җитми. Әмма хәзер төгәл санны беркем дә әйтә алмый», - дип ачыклык кертте ул РБК белән әңгәмәсендә.

Вице-премьер фикеренчә, бу – тармак өчен җитди проблема, ул соңгы елларда торак сафка бастыру күләмнәре тиз үсү аркасында бик кискенләште. Мисал өчен, 2029 елда ил буенча 82 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылса, 2023 елда инде ул 110,4 миллион квадрат метрга җитте.

Хөснуллин хәзерге вакытта төзелеш тармагында 11 миллионга якын кеше эшләвен әйтте. Моның белән чагыштырганда 200-400 мең – андый куркыныч сан түгел. Әмма кайбер юнәлешләрдә кадрлар кытлыгы бик кискен тора.

Шуңа да карамастан, Хөкүмәт Рәисе урынбасары фаразлавынча, тиздән яңа торак сафка бастыру күләме кимү аркасында эшче көчләргә кытлык азрак сизеләчәк. «Гәрчә бу начар булса да», - диде Хөснуллин.

Читайте на 123ru.net