Казанның барлык хастаханәләре югары әзерлек режимына күчерелгән
Республика башкаласында массакүләм БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.
Шуңа да карамастан, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, Казанның барлык хастаханәләре югары әзерлек режимына күчерелгән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген иртән Казанда 8 БПЛАның очып килүе теркәлгән.
Пилотсыз очкычлар һөҗүме сәбәпле, Казанның Совет һәм Киров районнарында йортларда янгын чыккан.