Миңнеханов һәм Кабир Татарстан белән Таҗикстанның сәүдә күләмен арттыру турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Шерали Кәбир белән очрашу уздырды. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әңгәмәдә алар сәүдә һәм сәнәгать кооперациясе күләмнәрен арттыру мәсьәләләренә кагылды. Шулай ук кайбер юнәлешләр буенча ике яклы хезмәттәшлек турында да фикер алыштылар.