World News in Tatar

Галимә фикере: Милли кыйммәтләрне саклаучылар гаилә кыйммәтләрен дә саклый

Милли кыйммәтләрне саклаучылар гаилә кыйммәтләрен дә саклый дигән фикердә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе, социология фәннәре кандадиты Айгөл Хурамшина.

«Бу ел безнең өчен гади булмады, әмма бик нәтиҗәле булды. Без Татарстан гаиләләре һәм татар гаиләләре буенча яңа тикшеренүләр башлап җибәрдек. Бу озак вакытлы лонгитюд тикшеренүләр. Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы белән бергә республика районнарына лекцияләр белән чыктык», дип сөйләде ул ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елы нәтиҗәләренә багышлап уздырылучы яңа ел телемарафонында.

«Чөнки гаиләне саклау, гаилә кыйммәтләрен торгызу һәм үстерү эшләре төрле категория хезмәткәрләргә йөкләнгән. Шул исәптән, муниципаль хезмәткәрләр, укытучылар, сәламәтлекне саклау өлкәсендә хезмәт куючылар. Без аларның барысын да бергә җыеп сөйләштек. Бездән алган мәгълүматны алар да таратырга булышыр дип ышанам», дип Үзәк эшчәнлеге белән таныштырды Айгөл Хурамшина.

«Россиядә 190нан артык халык вәкилләре яши, Татарстанда – 170тән артык. Биш ел элек гаиләләрне өйрәнү өчен «Татарстан гаиләсе» проектын башлаган идек. Без милли традициягә бәйлелек белән гаилә кыйммәтләренә бәйлелек арасында бәйләнеш булуын ачыкладык. Ягъни гаиләдә милли традицияләрне саклаучылар гаилә традицияләрен дә саклый», – диде ул.

Галимә буыннар бәйләнеше темасына да кагылып узды. Ул игътибарны «Читтәге әби» образы формалашуына юнәлтте. Ягъни, тормыш дәрәҗәсе яхшыруның бер күрсәткече булып, әби-бабайлар аерым яши һәм бу аларның онык белән аралашуы кимүгә китерә. Әбиләр оныкны мәктәптән алырга, ялларда кунакка китерергә мөмкин, ә көндәлек аралашу кими.

Айгөл Хурамшина үзе дә күп балалы ана. Гаиләнең күп балалы булуына ата-ана үрнәге тәэсир итүен дә ассызыклап узды ул. Чөнка гаилә башлыгы күп балалы гаиләдә үскән. «Үзем күп балалы гаиләдә үсмәсәм дә, әнинең «Тиз үстегез, бала сөясе килә» дигән сүзләре күңелгә сеңгән, күрәсең», диде галимә.

Читайте на 123ru.net