World News in Tatar

Лениногорскида «Яңа ел бизәкләре» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Лениногорскида сәнәгать, уку йортлары, мәктәпләр, авыл җирлекләре, күпкатлы йорт ишегаллары арасында Яңа ел бизәкләре бәйгесе игълан иткәннәр иде. Бәйгегә нәтиҗә ясалды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

«Сәнәгать предприятиесе бинасы фасадының иң яхшы бизәлеше» номинациясендә: беренче урын – «Лениногорскнефть», икенче урын – ЛТС, 3нче урында - СП «Татнефть ЛУТР».

«Бина фасадының һәм учреждение тирәсендәге территориянең иң яхшы бизәлеше»: беренче урынны 12 нче лицейга бирделәр, икенче урында Мәдәният сарае, Социаль фондның Клиент хезмәте, 2нче мәктәп. Өченче урында – «Бәкер» шифаханәсе, 8нче мәктәп, ЛПК.

Авыл җирлекләре арасында беренчелекне Шөгер авыл җирлеге алды, икенчедә Яңа Чыршылы, өченчедә Иске Шөгер һәм Урдалы авыл җирлекләре.

«Микрорайон, квартал ишегалдын иң яхшы бизәү» номинациясендә «Арго» җиңүче булды.

«Яңа ел бизәкләре» смотр-конкурсында актив катнашкан өчен Зеленая Роща авыл җирлеге, Керкәле, Түбән Чыршылы мәктәбе, Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе диплом белән бүләкләнде.

Читайте на 123ru.net