World News in Tatar

Кукмарада «Йолдызлык» балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме булды

Кукмара районында «Ак калфак» берләшмәсенең чираттагы очрашуы «Йолдызлык» балалар бакчасында булды. Биредә татар халкының милли хәзинәсе булган «Каз өмәсе» йоласы балалар тарафыннан матур итеп күрсәтелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Венера Әхмәтшина хәбәр итә.

Бәйрәмне бакча хезмәткәре Ләйсән Ринад кызы башлап җибәрде. Сөенарий буенча татар халык киемнәре кигән кызлар күрше әбисенә каз йолкырга керде, бик оста итеп йолкыдылар, аннан су буена юарга төштеләр, алар янына, әлбәттә, егетләр (матур татар киемнәреннән) кушылды. Үзенең гармунын уйнатып, бабай Нияз Рафис улы (хезмәткәр) да килде, егет һәм кызларны биетте, татар халкының милли уеннарын уйнадылар.

Тәрбияче Ләйлә Әхмәдулла кызы бу күренешләрне театральләштереп, балаларга шушы гореф-гадәтләрне саклап калырга кирәклеген аңлатканлыгы аларның чын күңелдән дөрес итеп уйнауларыннан чагыла. Гомумән, Зөһрә Хәлил кызы Зиннәтуллина җитәкләгән бакча коллективы балаларны татар телендә сөйләшүләренә, үзенең милләтен, аның гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бердәм зур эш башкара.

Бинаның бик уңайлы матур урынында татар өе күренешен тасвирлап ясап куюлары, һәрбер баланың татарча исәнләшүләре, татарча сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре моның ачык мисалы. Соңыннан тәрбияче Гөлназ Хаммат кызы җитәкчелегендә коймак майларга каз канаты ясау буенча мастер класс күрсәтте.

Районның «Ак калфак» берләшмәсе җитәкчесе Зөмәрә Нихәт кызы бүгенге үткәрелгән чараның бик әһәмиятле булуы, алга таба бу эшне тагын да камилләштереп, матур чаралар үткәрү кирәклеген әйтте.

«Ак калфак берләшмәсе, район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашканнары өчен «Йолдызлык» балалар бакчасына Мактау кәгазе тапшырды.

Фото: © https://kukmor-rt.ru/

Читайте на 123ru.net