World News in Tatar

Рәмзия Галимова: Без рус телле, сыйфатлы эшләнгән контент белән көндәшлек итәргә мәҗбүр

Без күрәбез, бүгенге яшьләр арасында Салаватны тыңлаучылар күп түгел. Әйе, аны тыңлаучылар бар, ләкин аз. Без гомумән рус телле, сыйфатлы итеп эшләнгән контент белән көндәшлек итәргә мәҗбүр. Чөнки яшьләр: «Анда юмор да, тегесе-монысы», – дип әйтә. Безнең яшьләр шуны карый, һәм безнең эшчәнлек тә шуның белән катлаулы.

Бүгенге көндә эстрадада татар яшьләре арасында бердәнбер популяр артист ул – Марат Яруллин. Әмма менә аның да соңгы арада концертларында өлкән буын күбәя. Бездә шундый проблема бар – яшь артистлар чыга, алар шундый яңа ташкын булып килеп керәләр, ләкин аннары өлкән буынга ярарга тырышып эшли башлыйлар да, үзләре дә сизмәстән, 45+, 50+ аудиториясенә эшли башлыйлар һәм шунда эреп бетәләр.

Башкортстан Республикасы башкаласында узган «Ufa.Tatar» форумында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

  • «Ufa.Tatar» форумында сөйләшүләр: Зур шәһәрдә яшәп, ничек татар булып калырга?

Читайте на 123ru.net