Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре мөфти урынбасары белән аралаша ала
Декабрь аенда Казанда Ватанны яклаучылар фонды офисында, мөселман руханиларын да кертеп, дини оешмаларның вәкилләре белән аралашу мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзер юристлар, хәрби прокуратура, психологлар һәм социаль хезмәткәрләрдән тыш, фондта ТР мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм ветераннар белән очрашачак.
«Фонд миңа һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннарын, әниләрен һәм гаиләләрен кабул итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук махсус хәрби операциядән кайтучылар да рухи ярдәмгә мохтаҗ. Аларның һәркайсының борчыган сораулары (иманга, шәхесара һәм гаилә мөнәсәбәтләренә бәйле һ.б.) бар. Бу бүгенге көндә бик тә актуаль», - дип белдерде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов «Татар-информ» агентлыгына.
Мондый тәҗрибәнең зур әһәмияте бар һәм ул якыннары үлгән яки кыенлыкларга юлыккан кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Мансур хәзрәт Җәләлетдинов белән очрашулар фондның Казандагы филиалында һәр чәршәмбедә 9.30-12.00 сәгатьләрдә узачак. Адресы: Ямашев проспекты, 1. Фондның телефоны: 8 (843) 598-33-55.