World News in Tatar

Нәҗибә Сафина: Дөньяда ихлас халыкның теле калачак, яшәячәк, үсәчәк

«Хәзер «дөньяда кайсы тел калыр икән» дип сөйлиләр. Белмиләр нинди тел каласын. Ихлас халыкның теле калачак, дип уйлыйм. Нинди халык дөньяга үзенең хак сүзен әйтә, нинди халыкның хак сүзе әләм булып халыкны ияртә ала – менә шул халыкның теле калачак, яшәячәк, үсәчәк.

Безнең тел бит үз вакытында бик югары бәяләнгән, дөньякүләм аралашу теле булган. Төрки халыклар сан буенча да никадәр күп! Сан ул, уйлап карасаң, бик зур әйбер. Сыйфатсыз сан, әлбәттә, сан түгел, ләкин безнең төрки халыкны сыйфатсыз дип әйтмәс идем. Төрки халыкны, беренче чиратта, иманлы халык дип әйтәләр. Иманлы – вөҗданлы дигән сүз», – ди ул.

Нәҗибә Сафина белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.

  • Нәҗибә Сафина: «Җир өстендә тәмуг газапларын кичеп китәм, димәк, туры оҗмахка керәчәкмен»

Читайте на 123ru.net