World News in Tatar

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында «Динар дусларын җыя-6» тамашасы булды

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында «Динар дусларын җыя-6» дип аталган җырлы-биюле тамаша үтте. Динар Гариповны хөрмәтләп килгән сәхнәдәш дуслары — барысы бергә җыелып, мәдәният учагының дуслык кичәсен җанландырып җибәрделәр. Шулай итеп концертта районыбызның иң талантлы җырчылары, сүз осталары һәм биючеләре катнаштылар, дип хәбәр итте «Самара татарлары» сайты.

«Кичәдә Динарның гына түгел, Иске Ярмәк мәдәният йортының да дуслары җыелган иде. Халык кич буе, гөр килеп, артистларыбызга кул чабып утырды. Җырлы-моңлы тамаша, күз ачып йомганчы, үтте дә китте. Хөрмәтле дусларыбыз, безне һәм Динарны зурлап килүегез өчен сезгә бик зур рәхмәтлебез! Моң чишмәләрегез саекмасын, исәнлектә-саулыкта тагын шулай очрашып, матур концертлар куерга булсын!» ди оештыручылар.

Алар Динарның гаиләсенә дә рәхмәт белдерә. «Алар кунакларыбызны, мул табыннар әзерләп, сыйладылар. Иң зур рәхмәт Динарның үзенә. Динар, исән-сау бул, бәхеттә-шатлыкта, кайгы күрмичә, шулай бергәләшеп мәдәният тормышында кайнашып яшәргә булсын», – ди алар.

Читайте на 123ru.net