World News in Tatar

Кукмарада күп балалы гаиләләргә депутаттан Яңа ел бүләкләре тапшырылды

Кукмара районында биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә депутат Илья Вольфсонның Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Күчтәнәчләр биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 54 гаиләгә бирелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова яза.

Быел өченче ел рәттән Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсон исеменнән Кукмарада һәм район авылларында яшәүче, биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

«Мин үзебезнең җирлеккә 8 бүләк алып кайттым. Депутатның бәйрәм күчтәнәчен Чишмәбаш һәм Зур Сәрдектән — өчәр, Купка һәм Аш. Буҗидан берәр гаилә алды. Аларның һәммәсе дә күп балалы. Яхшы кәеф бүләк иткәне, балаларны сөендергәне өчен Илья Светославовичка зур рәхмәт», — диде Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов.

Читайте на 123ru.net