«Туган батыр» анимацион сериалының 3 сериясе тәкъдим ителде
«Туган батыр» анимацион сериалының 3 сериясе ябык форматта беренче тамашачыларга тәкъдим ителеп балаларның мактау сүзләрен җыеп алды. Оештыручылар беренче сезонда шундый 52 серия вәгъдә итәләр.
«Мин бүген Алабугадан балаларның әлеге китапны укуларын күреп кайттым һәм бу проектның инициаторын сәламлим. Бу китапта безнең традицион рухи кыйммәтләргә хөрмәт чагыла һәм ул бүгенге көн өчен яшәү үрнәге булып тора», – диде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова анимацион сериал башланыр алдыннан тамашачыга мөрәҗәгать итеп.
«Моннан 2 ел элек Ибн-Фадлан буенча фильм әзерләнгәндә татар батырының нинди булуын күз алдына китерү проблемасы килеп басты. Образ юк иде. Сугышчыларыбызны ничек киендерергә? Без хәтта татар кылычының нинди икәнлеген дә белми идек. Бүген Радик абый һәм аның тырышлыгы белән Камыр батырга янәшә Туган батыр образы барлыкка килеп баса, иншалла!» – диде Камил хәзрәт.
Дин эшлеклесе татар халкының аңыннан югалтылган образның кайтарылуына сөенечен белдерде. «Илья Муромец, Добрыня Никитич образларын күз алдына китерү өчен күпме эпос һәм аларга нигезләнгән күпме мультфильм, рәсем бар. Ә татар батырын белми идек», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.
Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов чыгышын «Татар кешесе ул оныклары татар булган кеше» дигән мәгълүм әйтемнән башлады. Ул Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламнәрен тапшырып, аның проектны хуплавын җиткерде.
«Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган авылым» комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов әлеге проектны тормышка ашыручы команданың татар фольклорын тирәннән өйрәнүләрен ассызыклады. «Безнең шулкадәр күп әкияти геройларыбыз бар икән», – диде ул.
Сүз уңаеннан Камил хәзрәткә рәхмәт әйтеп, анимацион сериалда аның бик күп идеяләренең тормышка ашырылуын искәртте.
Анимацион сериал күрсәтелгәннән соң залдагы балалар белән фикер алышынды. Балалар мультфильмны бик яратуларын җиткерделәр.
Радик Абдрахманов киләчәктә мультсериалдан тыш тулы метрлы анимацион фильм эшләнәчәген дә әйтте. Ул моның беренче чиратта социаль проект булуын ассызыклады.
Анимацион фильм төрле платформалар аша тамашачыга җиткереләчәк. «Без аның федераль каналларга чыгуы өчен тырышачакбыз. Мультсериал төрле телләрдә чыгарылачак. Безнең геройны бөтен дөнья белсен өчен тырышабыз. Башта Россиядә таратсак, аннары чит илләргә дә чыгачакбыз», – диде Радик Абдрахманов.
- Мультсериалның презентациясе Казан кинотеатрларының берсендә үтте.