Фәрит Мөхәммәтшин: Татар милләтеннән булган депутатларны татар теленә өйрәтәсе бар әле
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татар милләтеннән булган депутатлар туган телләрен онытмаска, сөйләм дәрәҗәсендә булса да, өйрәнергә тиеш дип саный. Бу хакта ул журналистларга йомгаклау матбугат очрашуында хәбәр итте.
«Безнең депутатлар хәзер татарча да сөйләшә. Руслар бик татарча сөйләшә белмәс. Ләкин татарларны татар теленә өйрәтәсе бар әле! Рус милләтеннән булган депутатларга татар телендә сөйләшергә өйрәнү бурычын куймыйбыз. Ә менә татар милләтеннән булган депутатлар туган телләрен онытмасыннар, сөйләм телендә генә булса да, татарча сөйләшсеннәр иде. Бу эшчәнлекне дәвам итәбез. Утырышлар, комитет та татар телен куллана башлады», - диде ул.
Ул үзенең мисалында туган телне өйрәнү тарихын сөйләп үтте. «Мин 45 яшькә кадәр татар телен белми идем. Рус районында үстем. Өйдә татарча сөйләшмәдек. «Исәнмесез» һәм «сау булыгыз» дип кенә әйтә белә идем. Әмма тормыш үзе туган телне өйрәнергә мәҗбүр итте. Татарстан Югары Советына сайлангач, Фәүзия Бәйрәмова, Марат Мөлеков һәм Татарстанның башка активистлары: «Бүген утырышны татарча алып барабыз, икенче дәүләт теле – татар телендә алып барасың», - диделәр. Аларга татар телендә каршы сүз әйтә алмадым, сүзлек байлыгым юк иде», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Ул вакытта Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин кабинетыма килеп, китапларын укырга биреп тора иделәр. «Фәрит Хәйруллович, көзге янына басып, кычкырып укысагыз, татар телен өйрәнәсез», - диделәр. Өйгә кайтып, көзге янына басып, кычкырып укый идем. Хатыным: «Нәрсә эшлисең?» – дип аптырый иде. «Татар телен өйрәнәм!» - дип җавап бирдем. Өйрәндем дә. Тормыш өйрәтә ул!» – диде парламент башлыгы.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе инглиз телен татар теленә караганда яхшырак белгән. «Чөнки ике ел буена Европа Советы конгрессының актуаль мәсьәләләре буенча Россиядәге рәисе булып тордым. Барысы да инглиз телендә иде: утырышларны инглиз телендә алып барырга туры килде. Шулай булгач, инглиз телен өйрәндем. Инглиз телендәге текстларны бик яхшы укый идем, шуннан инглизчә сүзләр дә истә кала, инглизчә сөйләшә идек», - дип искә алды ул.
«Практика кирәк. Аралашу булса, көндәлектә туган телеңдә сөйләшсәң, телне өйрәнәсең. Мин шундый фикердә калам. Республикада татар теле кулланыла башлады. Сакларбыз, Аллаһ боерса», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.