World News in Tatar

Алабуга районында эшчеләр үлгәннән соң, җинаять эшенең икенче фигурантын кулга алдылар

Чаллы суды «Мир» фирмасы генераль директоры Владимир Чайканы ике айга тикшерү изоляторына озатты. «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр. Тикшерү версиясе буенча, аның Алабуга районында алты эшче һәлак булган янгынга катнашы бар.

Элегрәк суд «Мир» фирмасының хуҗасы Елена Собинага өй аресты билгеләде. Аны терлекчелек комплексында чыккан янгыннан соң тоткарладылар.

«Татар-информ» агентлыгы 24 декабрьдә төнлә Татарстанның Алабуга районы Малореченский бистәсендә терлекчелек комплексы территориясендә эшчеләрне вакытлыча урнаштыру өчен билгеләнгән йортта янгын чыгуы хакында хәбәр итте.

Янгын вакытында өйдә 39 кеше булган. Аларның утыз өче йорттан мөстәкыйль рәвештә чыккан, шуларның берсе тән җәрәхәтләре алган. Янгынны сүндергән вакытта алты ир-ат мәетен тапканнар.

Читайте на 123ru.net