Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пилотсыз очкыч күрсәң үзеңне ничек тотарга икәнен әйтте
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы вакытында да татарстанлыларның иминлеген тәэмин итәргә әзер. Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Драгунов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә пилотсыз очу аппараты күргән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.
«Пилотсыз һава судносын күргән очракта, республика халкының 112 телефоны буенча әлеге мәгълүмат хакында хәбәр итү мөмкинлеге бар», - дип искәртте ул.
Мөмкин булса, төгәл вакытны, дронны күргән урынны, очыш юнәлешен, чама белән нинди биеклектә очуын теркәргә һәм бу мәгълүматларны ашыгыч хезмәтләр телефоны буенча яки муниципалитетка тапшырыга кирәк.
«Вазифаи затларның карары белән ихтимал куркыныч турында персоналга хәбәр ителә. Кирәк булган очракта, пилотсыз һава судносын куллану куркынычы беткәнче, объекттагы кешеләр эвакуацияләнә», - дип өстәде Игорь Драгунов.
Алга таба ашыгыч хезмәтләр эшкә керешә, әгәр пилотсыз очу аппараты шартламаса, ул зарарсызландырыла. Әгәр бинага төшеп авария китереп чыгарса, барлык көчләр аның нәтиҗәләрен бетерүгә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең төп бурычларыннан берсе – республика территориясендә пилотсыз очкычлар куллану куркынычына карата ашыгыч хезмәтләр һәм Татарстан халкының әзерлеген тәэмин итү.