World News in Tatar

Метеоролог гыйнвар аенда Казанда Раштуа салкыннары булачакмы-юкмы икәнен әйтте

Алдагы биш көндә Татарстан башкаласында аномаль җылы һава торышы саклана, тәүлеклек уртача температура нормадан 5-6 градуска югары булачак. Якынча фаразлар буенча, шәһәрдә алдагы декада да җылы булыр дип көтелә. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Узган 46 елда Казанда Раштуа бәйрәмендә, 7 гыйнварда, тәүлеклек уртача температура -11 градус тәшкил итте. Бу көнне 26 очракта – җылырак, 20 очракта салкынрак булды. Быел Арктикадан салкын һава агымнары килсә Раштуа суыклары булачак, әмма бу икеле. Температура климатик нормага якынаер гына кебек», - диде ул.

Переведенцев китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, Казанда Качману (Крещение) бәйрәмендә, 19 гыйнварда, уртача күпьеллык температура узган 46 елда -9 градус тәшкил итә. 26 очракта бу көн – җылырак, 20 очракта салкынрак булган.

«Хәзер кышкы зәмһәрир салкыннар турында сөйләү урынсыз», - дип сүзен төгәлләде метеоролог.

Читайте на 123ru.net