World News in Tatar

Лениногорск рәссамы кардан киләсе ел символы сынын ясаган

Лениногорск рәссамы Евгений Завитневич кардан елан сыны ясап куйган. Ул - «38 попугай» мультфильмындагы буар елан. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

«Декабрь ае дәвамында карны бер өемгә җыеп бардым. Аннары аны тыгызладым. Кисү һәм ясау өчен ярты көн вакыт китте», - ди Евгений Завитневич.

Ә буяуга килгәндә, баллоннан сиптереп буяган. Әлеге елан сыны Школьная урамындагы кафе каршында ясалган.

Евгений Завитневич Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул озак еллар «Лениногорскнефть» идарәсендә рәссам- бизәүче булып эшләгән.

Ул көнкүреш техникасы калдыкларыннан – ватык тузан суырткычлар, кер юу машиналары, принтерларны өлешләп җыя да, детальләр куеп, чын сәнгать әсәре тудыра. Аның эшләре арасында космос, фантастик тема яктыртыла. Бер елны тимер-томырдан робот фигурасы ясап, шулай ук лениногорскилыларны сокландырган иде.

Читайте на 123ru.net