World News in Tatar

Тоткындагы кешеләргә Саклану министрлыгы белән контракт төзегән өчен түләү бирелмәячәк

Тоткында булган кешеләргә Саклану министрлыгы белән контракт төзегән өчен түләү бирелмәячәк. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Россия Хөкүмәте РФ Кораллы көчләре белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибен төгәлләштерде. Документ хокукый актлар рәсми порталында чыкты.

Төзәтмәләр нигезендә, хөкем ителгән гражданнар РФ Кораллы көчләре белән контракт имзалаган өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алмый башлый.

«Россия Федерациясе Президенты указлары белән билгеләнгән бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү <...> Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хәрби хезмәт узу турында контракт төзелгән көндә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәгән РФ гражданнарына түләнмәвен билгеләргә», – диелә документта.

Документ 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Читайте на 123ru.net