World News in Tatar

Яңа елның беренче көнендә Татарстанда буран һәм -7 градус салкын көтелә

Бүген, яңа 2025 елның беренче көнендә, Татарстанда төньяк циклонның атмосфера фронты узу сәбәпле, тотрыксыз, салкынча һава торышы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән бераз кар явачак. Кайбер урыннарда буран чыгарга һәм күз күреме начарланырга мөмкин. Казанда көчле явым-төшем ихтималы юк.

Көндез җил көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә исәчәк. Урыны белән, әмма Татарстан башкаласында түгел, аның тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык була.

Төбәктә көндез һава температурасы -2..-7 градус, ә Казанда -4..-6 градус фаразлана.

Читайте на 123ru.net