Татарстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү 2,2 млн сумга кадәр артты
Хәзер Татарстанда Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә контрактны имзалаганда хәрбиләр 2 миллион 200 мең сум ала. Бу сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдән тора:
• Татарстаннан - 1,5 млн сум;
• Россия Саклану министрлыгыннан - 400 мең сум;
• Татарстан муниципалитетларыннан – 300 меңгә кадәр;
Моннан тыш, бүгенге көннән Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары көчәйтелде. Бу контрактка кул куюга кадәр һәм аннан соң тулы озату, экипировка һәм барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү, полигоннарда әзерлек, тернәкләндерү генә түгел, ә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре һәм аларның балалары өчен тулы бер ташламалар спектры булдырылды.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү - дәүләтнең иң мөһим бурычы. Махсус операциянең беренче көннәреннән үк без фронттагы хәрбиләргә кирәкле ярдәм күрсәтәбез, гуманитар миссияләрдә актив катнашабыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан территориясендә контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләү каралган. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә һәм чит ил гражданнарына рәсмиләштерү вакытында юлда йөрү һәм яшәү өчен дә түләячәкләр. Ул бер көннән дә артык вакытны алмый, чөнки Казанда узган елдан бирле «Батыр» контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәге эшли.
Анда теләгән һәр кешегә документларны рәсмиләштерергә, медицина тикшерүе узарга, хезмәткә яраклылык категориясен белергә һәм тиешле ташламаларны һәм түләүләрне алырга ярдәм итәчәкләр. Боларның барысын да контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәгендә бер тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә эшлиләр. Чит ил кешеләренә һәм аларның гаиләләренә Россия гражданлыгын һәм ИНН алырга булышалар.
Искәртик, контракт төзергә теләүчеләргә җитди финанс ярдәме чаралары республикада 2024 елның 6 июлендә кертелде. Түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүматны «Батыр» үзәге сайтында һәм «Үзебезнекеләр турында кайгырту» порталында белергә була.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.