World News in Tatar

Путин мәктәп китапханәләре фондларын яңарту буенча йөкләмә бирде

Россия Президенты Владимир Путин 2025 елның мартына кадәр балалар һәм мәктәп китапханәләренең фондларын яңартуның махсус программасын гамәлгә кую буенча тәкъдимнәр кертергә кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Рус телен һәм Россия халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыкты.

«Россия Мәдәният министрлыгына Россия Мәгариф министрлыгы белән Россия китап берлеге, башка кызыксынган оешмалар катнашында балалар һәм мәктәп китапханәләре фондларын яңартуның махсус программасын гамәлгә кую буенча тәкъдимнәр кертергә», - диелә йөкләмәләр исемлегендә.

Йөкләмәне үтәү срогы 2025 елның 1 мартына билгеләнгән. Җаваплы итеп Россия мәдәният министры Ольга Любимова һәм Россия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләнде.

Читайте на 123ru.net