Яңа ел бәйрәмнәре башланганнан бирле Татарстанда 32 янгын чыккан, бер кеше һәлак булган
Татарстанда 29 декабрьдән алып 1 гыйнварга кадәр 32 янгын чыккан, аларда бер кеше һәлак булган, тагын икесе зыян күргән, берсен коткарганнар.
«Татар-информ» агентлыгы, Татарстанның Тукай районында бакчачылык ширкәтендә янгын чыгып, 69 яшьлек ир-атның һәлак булуы турында язган иде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре имин узсын өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк:
. бары тик махсус кибетләрдә (урамдагы лотокларда түгел) генә сертификацияләнгән гирляндалар һәм пиротехника сатып алыгыз;
. пиротехниканы инструкция нигезендә кулланыгыз;
. пиротехниканы җәмәгать биналары һәм торак йортлардан – 30 метр, җитештерү биналарыннан 500 метрдан да якындарак куллану тыела;
. кечкенә балалар үзләре генә калырга тиеш түгел;
. электр приборларын, янып торган шәмнәрне, әзерләнә торган ризыкны караучысыз калдырмагыз;
. өегездә янгын турында хәбәр итә торган прибор урнаштырыгыз һәм утсүндергеч сатып алыгыз:
. янгын вакытында 101 телефонына шалтыратыгыз.