World News in Tatar

Белгеч мошенниклардан саклану алымнарын әйтте

Мошенникларның электрон адреслары еш кына дөрес доменнарга охшаган була һәм бары тик бер символ белән генә аерылып тора. Бу хакта «Телеком-биржа» ИТ- интеграторының мәгълүмати иминлек стратегиясен үстерү юнәлеше буенча башлыгы Александр Блезнеков сөйләде дип яза РИА Новости.

«Үзеңне мошенниклардан саклау өчен җибәрүчене тикшерергә кирәк: кагыйдә буларак, җинаятьчеләрнең электрон адреслары дөрес доменнарга бик охшаш була һәм бер символ белән генә аерылып тора. Хат нинди компания исеменнән килгән, шул компания сайтына кереп, хаттагы мәгълүматны тикшерергә кирәк. Әгәр бу акция икән, аның турында мәгълүмат сайтта да, мобиль кушымтада да була», – дип сөйләде эксперт.

Ул беркетелгән файлларның чиста булуына ышаныч булмаса, аларны ачмаска киңәш итә.

Читайте на 123ru.net