World News in Tatar

Зәйнең Югары Пәнәче мәдәният йортында «Итекләрең бигрәк матур» дигән кичә булган

Зәйнең Югары Пәнәче мәдәният йортында «Итекләрең бигрәк матур» дип исемләнгән кичә оештырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина хәбәр итә.

Һөнәрчелек сәнгатендә буыннан-буынга килгән талантлы осталар һәр авылның йөзек кашы булган. Безнең авылыбызда да данлыклы итек басучылар булган: алар — Галимҗан абый Гомәров, Маһиян абый Хөсәенов, Мансур абый Галиуллин.

Итек басучылар гаиләсендә үскән балалар да шушы мохиттә тәрбияләнә. Балачактагы күңелле хатирәләрне гомер буе саклый алар. Галимҗан абый Гомәровның дә балалары итек басу серләренә өйрәнеп үскән. Кичәдә Рамилә ханым әтисенең һөнәре турында якты истәлекләре белән уртаклашты.

«Әтиебезнең итек басканын без бик кызыксынып карап тора идек. Әкренләп бу эшкә һәр бала үз өлешен кертә башлады. Эше авыр-мәшәкатьле булса да, әзер итекне кулга алу зур рәхмәткә тиң булды. Итек әвәләү өчен сарык йонын файдаланалар. Көзге йон — яз көне алынганына караганда җиңелрәк һәм корырак, ә язгы йон майлырак һәм озын була. Итек басуның эш тәртибе хәзер дә күз алдында тора», – дип сөйләде Рамилә апа.

Читайте на 123ru.net