World News in Tatar

Росгвардиячеләр Татарстанда Раштуа төнендә тәртип саклады

Татарстанда росгвардиячеләр, «Ак Барс» һәм «Тайфун» ОМОНнары (махсус билгеләнештәге мобиль отрядлары) хезмәткәрләре һәм Росгвардия территориаль идарәсенең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре Раштуа бәйрәме вакытында православие гыйбадәтханәләренә килүчеләрнең иминлеген тәэмин итте.

Росгвардия матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, алар Раифа Богородица монастыре территориясен патрульләгән, Казан Изге Ана иконасы соборында тәртип саклаган.

Чаллыда Раштуа гыйбадәтләре башланыр алдыннан православие гыйбадәтханәләрен кинологлар хезмәт этләре белән тикшереп чыккан.

Моннан тыш, Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре республиканың башка торак пунктларында Раштуа гыйбадәтләре вакытында гыйбадәтханәләргә килүче кешеләрнең иминлеген тәэмин итүдә катнашты.

Нәтиҗәдә, Раштуа бәйрәме вакытында тәртип бозу очраклары булмады.

Читайте на 123ru.net