World News in Tatar

Песков Арктика Россиянең стратегик мәнфәгатьләр өлкәсендә булуын әйтте

Арктика Россиянең стратегик мәнфәгатьләр өлкәсендә һәм РФ әлеге төбәктә тынычлык, тотрыклылык кирәк дип саный. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков, АКШның сайланган Президенты Дональд Трампның Канада һәм Гренландияне кушу зарурлыгы турындагы сүзләрен шәрехләп, шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Арктика зонасы – безнең илкүләм, стратегик мәнфәгатьләр зонасы. Без Арктика зонасында бар һәм алга таба да анда булачакбыз», - дип искәртте Песков.

«Тынычлык һәм тотрыклылык атмосферасының саклануы белән кызыксынабыз һәм дөньяның барлык илләре белән хезмәттәшлек итәргә әзербез», - диде әлеге уңайдан Россия дәүләте башлыгының матбугат секретаре.

Читайте на 123ru.net