World News in Tatar

Аксубай районында чик сакчыларына мемориал ачылды

Аксубай районын Сидулово-Ерыклы авылында чик буе билгесе һәм һәйкәл ачу тантанасы булды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Мемориал Аксубай районының «Чик буе сакчылары берлеге» ТР хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм чик буе сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасы, авыл халкы көче белән төзелгән.

Тантаналы чарага бик күп кунаклар җыелды. Төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән яшькелт хәрби киемле ир-атлар байраклар белән сафта торды. Тирә-яктагы авылларда яшәүчеләр, волонтерлар, битараф булмаган гражданнар истәлекле вакыйганы бергәләп билгеләп үтәргә җыелды.

Читайте на сайте