Татарстанда кар, буран һәм бозлавык көтелә
Татарстанда җомга көнне, 26 декабрьдә, төнлә аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, урыны белән кар, буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һава температурасы -8°...-13°С, республиканың көнчыгышында -15°...-20°С, аязганда урыны белән -23°С ка кадәр җитә. Иртәнгә термометр баганалары -6 °... -11 ° С ка кадәр күтәреләчәк. Көндез -4 °... -9 ° С көтелә.
Юлларда бозлавык, машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга чакыралар.