Зәйдә Татарстан чаңгы ярышлары чемпионатының беренче җиңүчеләре билгеле булды
Кичә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Татарстан Республикасы чаңгы ярышлары чемпионатының ачылыш турының беренче ярыш көне тәмамланды.
Ярышлар кысасында шәхси дистанцияләр буенча стартлар узды. Хатын-кызлар арасында беренче урынны Христина Мацокина алды, икенче урынны — Ирина Ибрагимова яулады. Аларның икесе дә Зәйдән. Өченче урынны Балтач районыннан Алия Исрафилова алды.
Ир-егетләр арасында җиңүче — Әгерҗедән Радим Васильев. Икенче урынны ТР җыелма командасыннан Роман Владыкин алды, өченче урында — Сарман районыннан Булат Филатов.
Район һәм шәһәрләр буенча командалар арасында беренче урынны 531 очко белән Зәй командасы алды. Икенче урында — Чаллы чаңгычылары (424), өченче урында — Әгерҗе (397). Республика башкаласы Казан — дүртенче урында.