World News in Tatar

Татарстан мәктәпләрендә грипп һәм ОРВИ сәбәпле, 99 сыйныф ябылган

Бүгенге көнгә Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле 99 сыйныф ябылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Казан һәм Кама Тамагы районнарындагы 30 мәктәптә класслар ябылды. Без белем бирү оешмаларындагы хәлне даими рәвештә күзәтеп барабыз», – диде спикер.

Авдонина искәрткәнчә, сыйныфларны аерым укыту белем бирү оешмасы яки мәгариф идарәсе җитәкчесе боерыгы нигезендә кертелә. Бу чаралар укучыларның 20 проценты авыру сәбәпле дәресләргә килмәгән очракта гамәлгә куела.

Читайте на сайте