Миңнеханов: 2025 елда Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы лаеклы эш нәтиҗәләре күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан республиканың фәнни-мәгариф комплексы оешмалары җитәкчеләре белән традицион очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2025 ел катлаулы булуга карамастан, Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы лаеклы эш нәтиҗәләре күрсәтте. Укучылар саны 155 мең кешегә җиткән, шуларның 20 меңе - чит ил кешеләре.
«Республика тагын бер тапкыр бөтен дөньядан талантлы яшьләрне җәлеп итү үзәге статусын раслады, ә Казан - Россиянең студентлар башкалаларының берсе», - диде Татарстан Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән шөгыльләнүчеләр саны арткан һәм 17 меңгә якынлашкан. Татарстанда тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә эчке чыгымнар күләме узган 5 елда 3 тапкырга арткан. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында алдынгы урыннарның берсен били. Татарстанның һәр галименә бүген елына 3 млн сумнан артык акча туры килә - бу 5 ел элек булганнан ике тапкырга артык. «Татарстан, фәнни-технологик үсеш илкүләм рейтингының беренче өчлегенә кергән төбәк буларак, алга таба да җыелган динамиканы үстерәчәк», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләрнең югары белем бирү, фән һәм технологияләр өлкәсендәге мөһим илкүләм проектларга һәм программаларга тирән керүе, шулай ук актив республика фәнни-техник сәясәте нәтиҗәсендә уңай үзгәрешләр мөмкин булган.
Республикада эшләп килүче алты югары мәктәп оешмасы - «Приоритет-2030» программасында катнашучылар. Казан федераль университеты ышанычлы рәвештә максималь күләмдәге федераль грант алучыларның беренче, иң абруйлы төркеменә керә. Татарстанда алты федераль алдынгы инженерлык мәктәбе уңышлы эшләп килә. Шулай ук үз акчалары хисабына төбәк дәрәҗәсендәге тагын 2 инженерлык мәктәбе булдыруга ярдәм итү турында карар кабул ителгән.
«Алар республикабызда эшләүче федераль алдынгы инженерлык мәктәпләре исемлеген тулыландырыр дип өметләнәбез», - диде ТР Рәисе.
Татарстанда технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә. Шуларның берсе - «Яңа материаллар һәм химия» кысаларында Казан технология университеты «Азотлы кушылмалар» инженерлык эшләнмәләре үзәген төзү хокукын отты. Шулай ук югары уку йорты проектның төп юнәлешләре буенча югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә федераль субсидияләр ала.
Казан федераль университеты үзебезнең нефть һәм газ чыгару сәнәгате өчен импортны алмаштыра торган катализаторлар һәм реагентлар генерацияләүгә кереште.
Казан техник университеты - КАИ Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тиз үсә торган аддитив технологияләр өчен порошоклар җитештерү җайланмасын эшләү һәм әзерләү буенча зур грантын отты һәм пилотсыз авиация системалары буенча фәнни-җитештерү үзәгенең таяныч резиденты булды.
«Гомумән алганда, безнең университетларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмау һәм Россиянең технологик лидерлыгына ирешүгә юнәлдерелгән барлык чараларда да катнашуны арттыру бик мөһим. Шулай ук „Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында без республиканың күп функцияле фәнни-мәгариф кампусын булдыруга заявкасын формалаштырабыз. Бу инициатива ил Президенты хуплавына лаек булды, шуңа күрә безнең бурыч - барлык материалларны сыйфатлы әзерләү», - дип игътибарны юнәлтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, республиканың фәнни-мәгариф комплексының барлык казанышлары һәм уңышлары федераль үзәкнең зур ярдәме аркасында мөмкин булды.
Татарстан шулай ук галимнәр иң уңайлы шартларда эшли алсын өчен зур тырышлык куя. Республиканың күп кенә ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Стимуллаштыру механизмнары арасында: фән һәм технологияләр фонды тарафыннан үткәрелә торган фундаменталь һәм гамәли эшләр конкурсы, постдокларга грантлар, шулай ук «Школа завлабов» перспектив белем бирү программасы. «Школа завлабов» үзен фәнни-мәгариф өлкәсендә кадрлар үстерүнең нәтиҗәле коралы буларак танытты инде.