World News in Tatar

Лениногорск районындагы ике авылда фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды

Лениногорск районының Мөэмин-Каратай һәм Сарабиккол авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктларында 700дән артык кешегә сыйфатлы беренчел ярдәм күрсәтеләчәк. Объектлар яңа җайланмалар белән җиһазландырылган.

Яңа учреждениеләрдә пациентлар һәм персонал өчен уңайлы шартлар тудырылган. Биредә фельдшер, процедура кабинетлары эшли, инструментларны стерильләштерү һәм препаратларны саклау өчен бүлмәләр каралган. Көтеп тору өчен уңайлы зона бар.

Халык кабул итүгә мөрәҗәгать итә, вакцинация, медицина тикшерүе уза, диспансеризация уза ала.

Авыл халкын шатлыклы вакыйга белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Лениногорск үзәк хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев котлады.

ФАПлар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Районыбызда мондый заманча ФАПлар 14әү бар инде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте