World News in Tatar

Тележурналист Миләүшә Латыйпова: Яшьләр белән сөйләшкәндә замана «һава»сын өрергә кирәк

«Башкортстанның татар гимназиясендә русча-татарча контент ясый башладык. Интервьюлар алабыз, видеолар төшерәбез, монтажлыйбыз. Балалар бик тырышып эшли, аларга кызык. Тора-бара, балалар яныма килде дә, кино төшерик, диделәр. Нинди темага төшерергә, дип уйлана башладык. «Гарри Поттер» фильмын тәкъдим иттем. Утырып, сценарий төзедек. «Габдулла маҗаралары» дигән татарча фильм төшердек.

Габдулла, Раян, Галия дигән геройлар булдырдык. Бу киноны төшереп бетергәч, балалар тагын да илһамланды. «Тагын-тагын төшерик», – диделәр, мин каршы килмәдем. Фильм татарча булачак, дигән шарт куйдым. Балалар рәхәтләнеп ризалашты. Хәтта рус балалары да «татарча ятлап киләбез, роль бирегез әле» диделәр.

Кызганыч, хәзер бу проект тукталды, чөнки иганәчебез юк. Балалар белән эшләгәч, шундый нәтиҗәгә килдем: яшьләр белән сөйләшкәндә замана «һава»сын өрергә кирәк», – диде ул.

Форумда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова язды.

  • Уфада татар яшьләре тел, милләт турында: «Без «апокалипсис» көтеп яшибез»

Читайте на сайте