World News in Tatar

Кадамов коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген, 27 декабрьдә, Россия Федерациясе Коткаручылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан тармак ветераннарын һәм хезмәттәшләрен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе Ирек Кадамов котлады.

«Бәла-казага юлыгучыларга беренчеләрдән булып ярдәмгә килү – аерым бер миссия. Күпьеллык тырыш хезмәт нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәләрдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны бетерүнең заманча, яхшы җиһазландырылган системасы булдырылды», — диде Кадамов.

Ул мондый нәтиҗәләргә ирешү Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелегенең, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның, республика Хөкүмәтенең һәм Дәүләт Советының, федераль структураларның территориаль органнары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук җирле үзидарә органнарының даими ярдәменнән башка мөмкин булмас иде, дип билгеләп үтте.

«Без ветераннарыбыз белән горурланабыз һәм аларга нык сәламәтлек, озын гомер телибез!» — диде Ирек Кадамов.

Читайте на сайте