Самарада татарча КВН «лабораториясе» эшләде
18-20 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында татарча КВН «лабораториясе» эшләде. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Шәһәребезнең татар яшьләренә, Татарстан Республикасының «Әйдә, ШаяРТ!» шаяннар һәм тапкырлар клубының программа директоры Радик Рәшит улы Ганиев белән танышып, аның кул астында тәҗрибә тупларга мөмкин булды, диелә хәбәрдә.