World News in Tatar

Түбән Камада яңа ел алды донорлык акциясе узачак

Түбән Кама кан үзәгендә 29 һәм 30 декабрьдә Яңа ел алдыннан донорлар акциясе узачак. Анда медицина таләпләренә туры килгән һәр теләгән кеше катнаша ала. Бу хакта «ТАТАР LIFE» хәбәр итә.

7:30дан 9:30га кадәр Менделеев ур., 32а адресы буенча кан тапшырырга була. Кат тапшыру өчен 18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы һәм донорлыкка каршы күрсәтмәләре булмаган шәһәр халкы чакырыла, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте