Юлай Низаев «ЭКОлидер» бәйгесендә «Иң яхшы видеограф/экоблогер» буларак җиңү яулады
Казанның «Пирамида» комплексында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан 2004 елдан бирле үткәрелә торган «ЭКОлидер» республика конкурсының җиңүчеләре арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Юлай Низаев та бар. Ул «Иң яхшы видеограф/экоблогер» номинациясендә бүләкләнде. Аңа Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры имзалаган диплом һәм исемле статуэтка тапшырылды.
«Экология һәм урман хуҗалыгы темасын даими төстә яктыртып барабыз. Бу темага «Татар-информ» һәм «Интертат»ның күпсанлы рубрикаларында төрле эчтәлектәге язмаларыбыз, репортажларыбыз чыгып тора. Экологлар белән очрашулар, бик күп матбугат конференцияләре, урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре белән әңгәмәләр – көндәлек эшебезнең бер өлеше», – дип белдерде Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР Фотографлар берлеге вәкиле Юлай Низаев.
Ул әлеге җиңүен үзе эшләгән коллективның бердәм уңышы дип әйтте.
«Әле «Актаныш-информ» филиалында СММ-белгеч булып эшләгәндә үк «Чишмәләр иле син, Актанышым» дигән проект ачкан идем. Аннары ул «Табигатькә тәрәзә» дип аталган рубрика, шуннан соң «Татар-информ» белән «Интертат»тагы экология мәсьәләләрен күтәргән материалларым белән дәвам итте. Номинациямә килгәндә, хәзерге көндә без блогерлар һәм видеоконтент заманында яшибез. Үзем шушы номинациядә икенче ел рәттән җиңүгә ирешәм. Һәр казанышым минеке генә, ә әйтергә яратканымча – коллективыбызның бердәм уңышы», – дип билгеләп үтте Низаев.
- «ЭКОлидер» конкурсы оешмаларда һәм халыкта әйләнә-тирә мохитне саклауга, экологик иминлекне тәэмин итүгә карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Быел эколидерлардан 20 номинация буенча 233 гариза килгән.
-
Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм итүне максат итеп куйган республика конкурсы 1 сентябрьдә башланды. Анда предприятиеләр, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган Татарстан халкы һәм журналистлар катнашты.