World News in Tatar

Татарстан халкын томан хакында кисәттеләр

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы территориясендә 28 декабрь кичендә, шулай ук 29 декабрь төнендә һәм көндез урыны белән томан күзәтелер дип фаразлана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә халыкны саклык чараларын күрергә өндәделәр. Урам һәм юл буйлап хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булырга, ә юл аша чыкканда җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга киңәш ителә.

Коткаручылар шулай ук балаларны күз уңыннан ычкындырмаска һәм кирәк булганда өлкән яшьтәге, авыру кешеләргә ярдәм итәргә чакырды.

Читайте на сайте