World News in Tatar

Татарстанда Кама елгасында ике балыкчы вездеходта боз астына төшеп киткән

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Мамадыш районының Грахань авылы янында, Кама елгасында ике балыкчы вездеходта боз астына төшеп киткән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, вакыйга урынына коткару посты килгән. Балыкчылар янына һава мендәрендәге «Хивус‑6» судносында барып җиткәннәр.

Коткаручылар ир-атларны бортка күтәргән һәм яр буена алып чыккан. Зыян күрүчеләрнең 40 һәм 45 яшьлек авыл кешеләре булуы ачыкланган. Аларны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар, икесе дә медицина ярдәменнән баш тарткан.

Читайте на сайте