World News in Tatar

Казанның Восстание урамында ут капкан фатирдан өлкән яшьтәге ир-атны коткарганнар

Казанның Восстание урамындагы 23нче йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, икенче каттагы ике бүлмәле фатирда әйберләргә ут капкан.

Ут белән көрәшүчеләр ялкын телләре ялмап алган фатирдан 64 яшьлек ир-атны коткарган. Яну продуктлары белән агуланган зыян күрүчене 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Янгынның мәйданы ике квадрат метр тәшкил иткән. Ул саксыз тәмәке тарту сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Читайте на сайте