World News in Tatar

Яңа ел төнендә тавышлану вак хулиганлык буларак бәяләнергә мөмкин - юрист

Бәйрәм һәм ял көннәрендә төнлә һәм көндез тынлыкны саклау турындагы канун Яңа ел төнендә искәрмәләр ясауны күздә тотмый. Көчле музыка һәм тавышланган өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Юрист Александр Хаминский «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Төнлә тынлыкны саклауга килгәндә, законда дәүләт бәйрәмнәре өчен аерым искәрмәләр юк. Әлбәттә, Яңа ел - зур бәйрәм, төнлә шатлыклы авазлар, салютлар күп булачак. Әмма шуны истә тоту мөһим: әгәр тиешле кысалардан чыксаң, күңелсез нәтиҗәләр буласын көт тә тор, чөнки төнлә йокларга тиешле кечкенә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр бар бит», – дип аңлатты эксперт.

Моннан тыш, Яңа ел төнендә өченче затларның хокукларын боза торган шау-шу вак хулиганлык дип бәяләнергә мөмкин.

«Яңа елны күршеләрнең хокукларын бозмыйча билгеләп үтәргә кирәк», - дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, әгәр Яңа ел төнендә сезгә күршеләр шакый һәм тавышланмавыгызны сорый икән, моңа аларның тулы хакы бар.

Читайте на сайте