World News in Tatar

Юлай Низаев Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хатына лаек булды

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы оештырган иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Юлай Низаев зур уңышка иреште. Ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов кулыннан диплом, бүләкләр алды.

«Кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрен һәрьяклап яктыртырга тырышабыз. Яшерен-батырын түгел, тема четерекле һәм катлаулы. Бу мәсьәләләрне яктыртканда һәрьяклап ярдәм иткәне, халыкка дөрес итеп мәгълүмат җиткерергә өйрәткәне өчен инспекциянең матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Нуруллинага ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Ул ял көне, тәүлекнең теләсә кайсы вакыты булсынмы – оператив рәвештә эшли торган шәхес. Андый матбугат секретарьлары күпләргә үрнәк булып тора. Быел инспекция оешуга 30 ел тулуын һәм бу җәһәттән «Татар-информ»да дистәгә якын язма чыгуын да билгеләп үтәргә кирәк», – дип сөйләде Юлай Низаев.

Алсу Нуруллина

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Шулай ук әңгәмәдәш, инспекциянең Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова белән хезмәттәшлек итүләрен һәм даими рәвештә көн кадагындагы материаллар әзерләүләрен әйтте.

Фото: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте

Журналистларны бүләкләү тантанасында Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы, кафедра мөдире, профессор Васил Гарифуллин да катнашты. Ул чыгышы вакытында журналистлар игътибарына актуаль темаларга кагылышлы тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен җиткерде.

Чарада шулай ук Халыкара конкурслар лауреаты, виртуоз-гармунчы Ильяс Шәрипов чыгыш ясады.

Фото: © ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте

  • Конкурс ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге белән берлектә үткәрелә. Бәйгегә Татарстанның төрле муниципаль районнары, шәһәрләреннән журналистлардан һәм гаммәви мәгълүмат чаралары редакцияләреннән барлыгы 68 гариза кергән. Анда аерым авторлар һәм республика территориясендә эшләүче редакцияләр катнашкан.

Читайте на сайте