Казанның «Черек күл» паркындагы төп шугалак ачылышына 12 меңнән артык Казан халкы килгән
Кичә «Черек күл» паркында шәһәрнең төп шугалагын ачу тантанасы узды. Беренче эш көнендә бозга 12,6 мең кеше чыккан. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шугалакны ачу тантанасы бәйрәм программасы белән үрелеп барган. Ачылыш уңаеннан паркта «Беренчеләр хәрәкәте» ярдәмендә «ПОВ» яшүсмерләр медиасы оештырган «БиЮ» проектының беренче кышкы кичәсе оештырылган. Кунаклар өчен Scratch DJ School да белем алган яшүсмер-диджейлар – Meraki һәм Profsoyuz катнашында күңел ачу программасы тәкъдим ителгән. Шулай ук интерактив мәйданчыклар һәм бушлай кайнар эчемлекләр бирү станциясе эшләгән.
Шугалак Яңа ел бәйрәмнәрендә һәр көнне эшләячәк.
Шугалакның бәйрәм көннәрендәге эш режимы белән Казан мэриясе сайтында танышырга була.
Үз тимераяклары белән килүчеләр шугалакка бушлай керә ала. Прокат пунктында тимераяк, шуарга өйрәнүчеләргә ярдәмче җайланманы алырга, шулай ук саклау камерасыннан файдаланырга була.