World News in Tatar

Әлмәттә 122 педагогка район башлыгы грантлары тапшырылды

Әлмәт Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә район башлыгы Гүзәл Хәбетдинованың грантларын тапшыру тантанасы булды.

Быел 122 педагог һөнәри казанышлары өчен бүләкләнде. Алар арасында – олимпиадалар җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән укытучылар, мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, өлкән тәрбиячеләр, шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары.

Район администрациясендәхәбәр итүләренчә, грант түләүләренә юнәлтелгән акчаларның гомуми суммасы 6 миллион сум тәшкил иткән.

Моннан тыш, югары уку йортын тәмамлаганнан соң районга эшкә килгән 40 педагог яшь белгечләргә ярдәм итү программасы кысаларында 100 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган түләү алды.

Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте.

Читайте на сайте